Бүген, 3 сентябрьдә, Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылдылар.
Бөтенроссия масштабындагы акция 2004 ел сентябренең беренче көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Биредә һәркемне тетрәндергән иң куркыныч һәм кешелексез фаҗигаләрнең берсе булды.
.jpg)
«Мондый фаҗигаләр беркайчан да кабатланырга тиеш түгел, һәм без балаларның бәхетле балачакларын беркем дә бозмасын өчен барысын да эшләргә тиеш» , – дип уртаклашты чарада катнашучылар. «Тормыш тамчысы» акциясе кысаларында алар теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләргә һәм агачларга су сиптеләр. Шулай итеп, үсемлекләргә су сибү аша, чарада катнашучылар бакыйлыкка күчкән кешеләрне символик рәвештә тукландырырга өндиләр.
.jpg)