«Экстремизмга – ЮК!» айлыгы һәм «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында кичә Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында чара узды. Ул терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Очрашу башында учреждение директоры урынбасары Исламия Агмалова катнашучыларга Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне тарихы турында искә төшерде. Барлык катнашучылар да Бесландагы теракт вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алга таба социаль хезмәт алучыларга тагын бер кат гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр һәм аларны уяу булырга һәм гражданлык җаваплылыгына өндәделәр.
Шулай ук чара барышында социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова реабилитантларга «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе турында сөйләде һәм хәрәкәткә кушылырга чакырды. Чаллылылар уч төбенә су җыеп, үзәк территориясендәге чәчәкләргә су сиптеләр.
Чарада барлыгы 15 кеше катнашты.