Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне һәм «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында берничә чара уздырдылар. Аларның төп максатлары: экстремистлык һәм террористик тайпылышлар китереп чыгара торган факторларны нейтральләштерүгә ярдәм итә торган мәгълүмати мохит формалаштыру, социаль хезмәт алучыларның терроризм турында белемнәрен, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләрен камилләштерү, җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.
Шулай итеп, 1 сентябрьдә өлкән яшьтәге гражданнар арасында шахмат-шашка турниры узды, җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.
2 сентябрь көнне учреждение тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова терроризмга каршы куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрде.
Кичә интернат-йорт белгечләре тарафыннан хәтер сәгате оештырылды, аның барышында өлкән яшьтәге кешеләр соңгы еллардагы куркыныч терактлар турында белделәр, видеороликлар карадылар. Барлык катнашучылар да терроризм актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.