Зәйнең мәшгульлек үзәге Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан уздырылган чараларга кушылды

2020 елның 4 сентябре, җомга

Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган истәлекле чараларга кушылдылар. Әйдәп баручы инспектор Лариса Гыйләҗева хезмәткәрләр белән «Беслан корбаннары истәлегенә» дигән темага әңгәмә үткәрде, шулай ук тематик видеоролик карау оештырды. Теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

3 сентябрь көнне мәшгульлек үзәгенә килүчеләр мәгълүмат залында «Безнең дөнья террорсыз!» дигән видеосюжет карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International