Президент грантлары фонды гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында 2021 елда граждан җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга ике конкурс үткәрү турында игълан итә.
Конкурста катнашу өчен коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешма Президент грантлары фондына конкурс турындагы нигезләмә нигезендә әзерләнгән гариза тапшырырга тиеш.
Гариза Президент грантлары фондына президентскиегранты.рф рәсми сайтта урнаштырылган тиешле электрон формаларны тутыру юлы белән тапшырыла.
Беренче конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 2020 елның 1 сентябреннән 15 октябренә кадәр.
Икенче конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 2021 елның 1 февраленнән 15 мартына кадәр.
Конкурсны үткәрү тәртибе, номинацияләр белән тулырак биредә танышырга мөмкин >>.