ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән интеллектуаль уен уздырдылар. Чара Балачак унъеллыгының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында узды.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалар белән «Золымсыз дөнья» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.

7 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Яңа Чишмә районына эшлекле сәфәре булды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы Резеда Вагыйзованың «Тормыш матур, аны ничек яратмаска» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгеч Лиана Габидулина «Чәчәк ат, минем нефть төбәгем!» исемле рәсем конкурсын уздырды. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге карамагында булган 10 балигъ булмаган бала катнашты.

7 сентябрь көнне, Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында, Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалар белән дәрес үткәрделәр. Ул А. И. Куприн иҗаты белән танышуга багышланган иде.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Электросервис» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 285,0 мең сумлык бурычын түләде.

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүдә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре «Виртуаль туризм» дигән инновацион технология куллануын дәвам итә.

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 4 сентябрь көнне үткәрелгән вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә йомгак ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International