«Изгелек» үзәгендә хезмәт алучының иҗат кичәсе узды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы Резеда Вагыйзованың «Тормыш матур, аны ничек яратмаска» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Чараның максатлары: сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган талантлы кешеләрнең иҗади эшләре белән танышу, социаль хезмәт алучыларның халык иҗаты белән кызыксынуларын арттыру.

Иҗади кичәнең ягымлы хуҗабикәсе Резедә Вагыйзова – кул эшләре белән шөгыльләнүче, балалар иҗат түгәрәге җитәкчесе, Төркия компаниясе менеджеры һәм Инстарграмны актив алып баручы Чаллы кызы. Резедә балачактан инвалидлыкка ия, үзенең авыр тормыш тарихы белән ул социаль хезмәт алучылар белән дә уртаклашты.

Ата-ананың мәхәббәте, аларның баласына сәламәт кешегә шикелле мөнәсәбәте шәхес буларак формалашуның барлык авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә, ә тудырылган шартлар уңышлы социаль адаптациягә китерә. Резедә балачактан ук, кул астындагы әйберләрдән файдаланып, үз-үзенә хезмәт күрсәтергә һәм кресло-коляскадан файдаланырга өйрәнгән, урта мәктәптә укыган, яшьтәшләреннән калмыйча, техникумны уңышлы тәмамлаган һәм тегүче һөнәрен алган.

Бәйләү, төрле композицияләр төзү, чигү Резедәнең яраткан шөгыльләренә әйләнгән һәм искиткеч иҗат дөньясын ачкан. Социаль хезмәт алучылар кунакның төрле район, республика конкурсларында катнашуы һәм берничә тапкыр призлы урыннар яулавы, грамоталар һәм дипломнар алуын белделәр. 2019 елның сентябрендә Резедә беренче тапкыр инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының республика этабында катнашты, үз номинациясендә ул мактаулы II урынны яулады.

Дәртле татар, рус халык биюләре һәм вальс залда күңелле энергетика булдырдылар. Бу кичәнең хуҗабикәсе һәм кунаклар өчен «Бию ритмында» бию түгәрәгендә катнашучылардан көтелмәгән бүләк булды.

Чарада 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International