Югары Ослан районы укучылары белән «Золымсыз дөнья» дигән әңгәмә үткәрелде

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалар белән «Золымсыз дөнья» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор А. Р. Колезнева белән берлектә үткәрелгән чарада Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.

Әңгәмә барышында балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге, аның төрләре, заложникка алган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар арасында «Теракт вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International