«Кайгырту» үзәге белгечләре балаларны А. И. Куприн иҗаты белән таныштыралар

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

7 сентябрь көнне, Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында, Мамадыш районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалар белән дәрес үткәрделәр. Ул А. И. Куприн иҗаты белән танышуга багышланган иде.

Дәреснең максатлары: балаларны рус язучысының иҗаты белән таныштыру, текст буенча аналитик-тикшеренү эше күнекмәләрен, телдән сөйләм культурасы, сәнгатьле уку һәм фикерләү күнекмәләрен үстерү.

Балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, 1969 елда Александр Купринның «Фил» хикәясе буенча режиссер Леонид Амальрик иҗат иткән мультипликацион фильмны карадылар.

Әдәби дәрес язучының тууына 150 ел тулуга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International