Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 4 сентябрь көнне үткәрелгән вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә йомгак ясадылар.
Чарада «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ һәм «ПФМК» ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Эш бирүчеләр тарафыннан 64 вакансия тәкъдим ителде, алар арасында төягеч йөртүче, шпон һәм фанера тарттыргычы, автоматик һәм ярымавтоматик линияләр операторы, шпон сортировщигы, манипулятор операторы, слесарь-ремонтчы, МСР слесаре, йөк төяүче, токарь, химия производствосы операторы һ.б. бар иде.
Килүчеләр игътибарына шулай ук Яшел Үзән мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкы тәкъдим ителде, анда 2 000гә якын эш урыны исәпләнә.
Вакансияләр ярминкәсендә 64 кеше катнашты. Чара йомгаклары буенча катнашучы предприятиеләрнең вакантлы урыннарына алга таба эшкә урнашу өчен 21 юллама бирелде.
Чарада катнашучыларның барысына да «Работа в России» гомумроссия вакансияләр базасы» дигән буклетлар таратылды. Шулай ук татарстанлылар эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру һәм һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре алдылар.