Татарстан яшүсмерләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән интеллектуаль уен уздырдылар. Чара Балачак унъеллыгының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында узды.

Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге карамагында булган 10 балигъ булмаган бала катнашты. Социаль эш буенча белгеч Лилия Зарифуллина катнашучыларга сәламәтлек кыйммәтләре турында сөйләде, сәламәт яшәү рәвеше алып бару – кешенең югары культура, аның белемлелеге, үҗәтлеге һәм ихтыяры билгесе, дип билгеләп үтте.

Интеллектуаль уен үзе ике раундтан торды. Командалар югары интеллект дәрәҗәсен генә түгел, ә тапкырлык һәм зирәклек тә күрсәттеләр. Балалар үзләренең акыл яктан сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегеннән тыш, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International