Министр Эльмира Зарипова Аксубайда гражданнарны кабул итте

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды.

Сәфәр кысаларында ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте һәм аксубайлыларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук Э. Ә. Зарипова социаль блок учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Министрның эш сәфәре Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булу белән тәмамланды. Эльмира Зарипова интернат-йорт директоры Рузилә Бәшировага уңайлы мохит буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында социаль учреждениеләр арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңүче дипломын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International