Эльмира Зарипова Яңа Чишмә районында яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

7 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Яңа Чишмә районына эшлекле сәфәре булды.

Министр гражданнарны кабул итте, татарстанлыларның сорауларына җавап бирде. Ведомство башлыгы белән очрашуга районның өч кешесе килде. Аларны эшкә урнашу һәм социаль пособиеләр түләү мәсьәләләре кызыксындырды.

Шулай ук Э. Ә. Зарипова Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Министр тармак хезмәткәрләренә коронавирус пандемиясе шартларында җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да профилактик чараларны үтәү кирәклеген ассызыклады.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булганда, Эльмира Зарипова оешма хезмәткәрләренең үзизоляция шартларында нәтиҗәле эшен билгеләп үтте.

Фото чыганагы – «Яңа Чишмә хәбәрләре»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International