Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгеч Лиана Габидулина «Чәчәк ат, минем нефть төбәгем!» исемле рәсем конкурсын уздырды. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге карамагында булган 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Иҗади эшләр бик матур, үзенчәлекле килеп чыкты. Буяулар ярдәмендә балалар туган якның, аның табигатенең һәм истәлекле урыннарының бөтен матурлыгын күрсәтергә тырыштылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм катнашучылар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.
Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды һәм үткәрелде.
