ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

8 нче сентябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әйдәгез танышыйк» дигән чара узды. Чарада үзәккә килгән яңа балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.

Бу хакта Кама Тамагы районы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре В. П. Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына сөйләделәр.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Чара инвалидлыгы булган һәм / яки сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле сәләтле кешеләргә ярдәм итүгә, аларның тормыш сыйфатын күтәрүгә, социальләштерүгә, социумга интеграцияләүгә юнәлдерелгән.

Бүген Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә министр урынбасары Юлия Абдреева килеп китте. 

Бүген Татарстанның Нурлат муниципаль районында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып кайтты.

Бүген «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында әти-әниләре алимент түләмәгән балигъ булмаган балалар гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.

Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында чаралар циклын дәвам итәләр. Әйтик, 3 сентябрь көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Миңнебаева һәм психолог Ләйсән Насыйрова Мәләкәс урта мәктәбендә чара үткәрделәр.

«Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары С. В. Шакирова һәм Д. В. Җамалетдинова «Преодоление» клубына йөрүче балалар өчен шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена хәйрия экскурсиясе оештырдылар.

Кичә Эльмира Зарипова Чистай шәһәрендә булды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры гражданнарны кабул итте һәм Чистай муниципаль районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты.

«Күп балалы Россия» проекты кысаларында «Әни көне» фестивале уза. Аның кысаларында 3 конкурс игълан ителде: «Әнинең хыялы», «Әни – гаилә традицияләрен саклаучы», «Уңыш тарихы». 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International