Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүдә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре «Виртуаль туризм» дигән инновацион технология куллануын дәвам итә.
Виртуаль экскурсияләр мөстәкыйль күзәтү һәм кирәкле мәгълүмат җыю өчен шартлар тудырырга ярдәм итә. Экскурсовод, шул ук вакытта социаль эш буенча белгеч, социаль хезмәт алучылар өчен индивидуаль чаралар оештыра, алар барышында портатив планшетта төрле урыннар буенча экскурсияләр күрсәтә.
Шушы көннәрдә Буа шәһәрендәге ялгыз яшәүче ханым шундый экскурсиядә булды. Аның соравы буенча «Казан шәһәренең истәлекле урыннары» юнәлеше сайланды. Катнашучы зур дәрт һәм игътибар белән лекция тыңлады һәм Татарстан башкаласы буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Якын арада Рима Зариф кызы үтенече буенча Тәтеш шәһәренең истәлекле урыннары белән танышу оештырылачак.