ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Спортлы Татарстан» акциясе һәм Игелекле эшләр атнасы кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Сәламәтлек тәнәфесе» дигән урам флешмобы оештырдылар. 

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның физик сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Яхшы кәефтә булу өчен, интернат-йорт карамагындагылар һәр көннәрен музыка көенә иртәнге зарядкадан башлыйлар.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүчеләр белән көн саен саф һавада төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, кичә яшәүчеләр өчен «Көлбикә өчен бирем» дигән уен-күнегү үткәрелде.

2020 елның 9 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 78 545 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 378 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,87 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 11 844 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 128 кешегә кимрәк.

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар узган.

Кичә, 8 сентябрь көнне, эш визиты белән Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова булды.

8нче сентябрь көнне «Интернет челтәреннән башка» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Наталья Хәмидуллина «Коммуникатив күнекмәләрне үстерү» дигән дәрес үткәрде. 

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова бүген «Спорт экстремизмга һәм терроризмга каршы» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алтын куллар зирәклеге» дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе узды. Чара «Йөрәктән йөрәккә» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International