Минзәлә укучыларын Интернет челтәрендәге мәгълүматны тәнкыйть белән бәяләргә өйрәтәләр

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

8нче сентябрь көнне «Интернет челтәреннән башка» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Наталья Хәмидуллина «Коммуникатив күнекмәләрне үстерү» дигән дәрес үткәрде. Анда 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Чараны оештыруда шулай ук мәктәп педагогы Ольга Гарнышева да катнашты.

Дәрес мәгълүмати ресурсларның сыйфатын, аларны дөреслеге, ышанычлылыгы һәм иминлеге ягыннан тәнкыйть белән бәяләү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәрес барышында Наталья Хәмидуллина балаларны мәгълүматны кабул итүнең яңа төшенчәләре, төрләре һәм каналлары белән таныштырды, шулай ук мәктәп укучылары «Ассоциация» уенында катнаштылар, мәгълүматның сыйфатын мөстәкыйль рәвештә билгеләргә тырыштылар, тест ярдәмендә үзләренең нинди Интернет файдаланучысы булуларын билгеләделәр.

«Ватык телефон» уены бишенче сыйныф укучыларына мәгълүматның бер кешедән икенчесенә күчкәндә ни дәрәҗәдә бозыла алуын аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International