Спас интернат-йортында яшәүчеләрнең эшләре иҗади күргәзмәдә лаеклы урын тапты

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алтын куллар зирәклеге» дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе узды. Чара «Йөрәктән йөрәккә» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Күргәзмәдә социаль хезмәт алучыларның 30 эше тәкъдим ителгән иде. Аларның иң яхшыларының авторларына бүләкләр – җылы пледлар тапшырылды.

Күргәзмәне оештыручылар билгеләп үткәнчә, уртак иҗади эшчәнлек талантның социаль хезмәт алучының яше һәм сәламәтлеге дәрәҗәсенә бәйле булмавын күрсәтә. Бу, үз чиратында, һәр кешедә күпкырлы һәм иҗади шәхесне күрергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International