Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның физик сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Яхшы кәефтә булу өчен, интернат-йорт карамагындагылар һәр көннәрен музыка көенә иртәнге зарядкадан башлыйлар.
Көн дәвамында медицина хезмәткәрләре сәламәтләндерү чаралары: дәвалау гимнастикасы, саф һавада йөрү, скандинавия йөреше белән шөгыльләнү, спорт уеннары, сәламәтлек сукмагында дәресләр үткәрәләр. Шулай ук интернат-йорт карамагындагылар спелеокамерага йөриләр.
Физик йөкләмәләр һәр социаль хезмәт алучыга индивидуаль тәртиптә, авыруга һәм гомуми торышларына бәйле рәвештә сайлана. Бу гражданнарның гомуми торышына яхшы тәэсир итә, аларның кәефен күтәрә.