2020 елның 9 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 78 545 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 378 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,87 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 029 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 755 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,7 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 919 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 17 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.