Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар узган.
Коронавирус пандемиясе шартларында чаралар һәр бүлектә аерым узды, аларда төрле яшьтәге балалар катнашты.
Балалар интернат-йортының өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләре өчен презентация әзерләнде һәм профилактик әңгәмә үткәрелде. Кече яшьтәге балалар тынычлыкка, яхшылыкка һәм иреккә өндәүче плакатлар әзерләүдә бик теләп катнаштылар. Эшләр бүлекләрдә стендларда урнаштырылды.
Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.