Кичә, 8 сентябрь көнне, эш визиты белән Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова булды.
Хезмәт министрлыгы вәкиле гражданнарны кабул итте, район халкының сорауларына җавап бирде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле аңлатмалар бирелде.
Э. Н. Нигъмәтҗанованың эш программасы Теләче районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән киңәшмә белән тәмамланды.