«Өмет утравы» үзәге белгечләре сәламәтлек тәнәфесе оештырды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

«Спортлы Татарстан» акциясе һәм Игелекле эшләр атнасы кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Сәламәтлек тәнәфесе» дигән урам флешмобы оештырдылар. Чараның максаты – Югары Ослан халкының игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.

Белгечләр үз үрнәкләре белән физкультура – бик шәп һәм мавыктыргыч шөгыль икәнен, ә хәрәкәт активлыгы көн буена күтәренке кәеф бүләк итүен күрсәттеләр.

«Мондый чаралар киләчәктә дә безнең район гражданнарына уңай йогынты ясар һәм аларга үз сәламәтлекләре өчен нинди дә булса яхшы нәрсәгә этәргеч бирер дип ышанабыз», – дип уртаклашты акцияне оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International