Татарстанның күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү дәвам итә

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 11 844 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 128 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистайда эшсезләр саны азайды, анда 2020 елның 8 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 896, 2 628, 4 087 һәм 1 228 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Менделеевск шәһәрендә эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә (+3).

Кама Аланында атна эчендә вәзгыять үзгәрмәде, анда 562 эшсез граждан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International