Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова бүген «Спорт экстремизмга һәм терроризмга каршы» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Дәрес саф һавада эстафета формасында узды. Уенчылар ике командага бүленеп, ярышларга актив кушылдылар. Барлык катнашучылар да үзләренең физик сыйфатларын, көч һәм чыдамлыкларын уңышлы күрсәттеләр. Социаль хезмәт алучылар уен һәм бер-берсе белән аралашудан ләззәт алдылар, шулай ук актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
Чарада җиде кеше катнашты.