Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрде.
Чара катнашучыларның психоэмоциональ халәтен яхшыртуга, аларның социаль мохиткә җайлашуына, шулай ук командада эшли белү сәләтен үстерергә ярдәм итте.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен төркемле дәресләр уздырдылар.
Стресска каршы торучанлыкны үстерү, яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча «Үзеңне тыңла һәм дөньяны танырсың» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Соловьева «Кит, ачу» дигән төркемле тренинг үткәрде. Чарада 11-14 яшьлек балалар катнашты.
«Балалар агрессиясе, аның сәбәпләре һәм кисәтү ысуллары» темасына дәресне Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Шакирова үткәрде.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән хәйрия концерты узды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Танкист көненә багышланган спорт ярышлары узды.
Игелекле эшләр атнасы ахырында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Минем тормышымның иң яхшы мизгелләре» дигән кичә үткәрде һәм «Спортлы Татарстан» акциясендә катнашты.
«Көзге игелек атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Арча балалар сәнгать мәктәбендә булдылар.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без матурлык иҗат итәбез» дигән арт-терапия дәресе узды.