«Хыял» приютында Танкист көненә багышланган спорт ярышлары

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Танкист көненә багышланган спорт ярышлары узды.

Мондый чара, оештыручылар сүзләренә караганда, әхлакый-патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итә, балаларның физик сәләтен үстерә, сәламәтлекне саклый һәм ныгыта, нәтиҗәгә ирешү өчен, балаларның төркемдә хезмәттәшлек итә белүен ныгыта.

Уен спорт мәйданчыгында узды. Балалар алдан ук ике командага бүленеп, үзләренә исем сайладылар һәм девиз әзерләделәр. Балалар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне кызыксынып һәм бик теләп башкардылар. Ярыш уңайлы һәм дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International