«Изгелек» үзәгендә ТАССР юбилеена багышланган концерт узды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән хәйрия концерты узды.

Чараның максаты яхшы кәеф булдыру гына түгел, ә социаль хезмәт алучыларны сәнгать иҗаты ярдәмендә республиканың төрле халыклары мәдәниятенә җәлеп итү дә иде.

Тамашачылар игътибарына хисле җырлар, юмористик шигырьләр һәм гыйбрәтле мәсәлләр тәкъдим ителде. Реабилитантлар вакытларын бик яхшы үткәрделәр һәм күңелләре белән ял иттеләр.

Чарада барлыгы 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International