Буа халкы өчен Аеклык көне кысаларында профилактик чаралар оештырылды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрде.

Учреждение белгечләре тарафыннан хәмернең зыяны турында мәгълүмат битләре эшләнде һәм таратылды. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тематик социаль роликлар презентациясе оештырылды.

Шулай ук шәһәрнең яшьләр паркында комплекслы үзәк белгечләре «Спортка – әйе! Хәмергә – юк!» акциясе һәм «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!» дәресе уздырды.

Үткәрелгән чаралар татарстанлылар арасында эчкечелекне профилактикалауга, спиртлы эчемлекләргә тискәре караш формалаштыруга, гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International