Яшь казанлылар «Чикләрсез дөнья» чарасында катнаштылар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Казанның мөмкинлекләре чикле балалар өчен 142нче мәктәбендә Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре культурорганизатор белән берлектә «Чикләрсез дөнья» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырдылар. Чара «Игелекле мөнәсәбәтләр өчен тылсымлы ачкыч» дигән волонтер акциясе кысаларында үткәрелде. Аның максаты – рухи-әхлакый сыйфатлар һәм толерантлык формалаштыру.

Дәрес барышында балалар белән, «Фантазер» һәм «Көзге шау-шу» ассоциатив уеннарын кулланып, «Безнекеләрне бел!» интеллектуаль уены уздырылды. Катнашучылар үз эрудициясен, логикасын, стандарт булмаган фикерләвен күрсәттеләр. Спорт эстафеталары да балаларга бик ошады.

Чара катнашучыларның психоэмоциональ халәтен яхшыртуга, аларның социаль мохиткә җайлашуына, шулай ук командада эшли белү сәләтен үстерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International