«Гармония» комплекслы үзәгендә балалар агрессиясенең сәбәпләрен ачыкладылар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

«Балалар агрессиясе, аның сәбәпләре һәм кисәтү ысуллары» темасына дәресне Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Шакирова үткәрде. Психокоррекция чарасында гаиләләре ведомствоара патронатта торучы балигъ булмаган балаларның ата-аналары катнашты.

Чараның максаты балаларның агрессивлыгы сәбәпләрен ачыклау һәм ата-аналарның конфликтлы хәлләрдә үз-үзләрен тотышын коррекцияләү иде. Мондый дәресләр ата-аналарга балалары белән актив хезмәттәшлек итәргә һәм тыгыз элемтәдә булырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International