«Көзге игелек атнасы – #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Арча балалар сәнгать мәктәбендә булдылар.
Тәрбияләнүчеләрне күңелле клоун Ириска каршы алды һәм балаларга чын бәйрәм оештырды. Ул флешмобтан башланды. Җырлар, биюләр һәм уеннар, «Кызыл калфак» курчак театрын карау һәм истәлекле бүләкләр – болар барысы да балаларны сөендерде. Кунаклар балалар сәнгать мәктәбендә укучы яшь артистлар белән аралаштылар. Зал көлү, шау-шу белән тулы иде.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар кешеләргә карата толерантлык һәм хөрмәт тәрбияли, балаларны игелекле эшләр белән таныштыра.