Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без матурлык иҗат итәбез» дигән арт-терапия дәресе узды.
Социаль хезмәт алучылар эбру рәсем ясау техникасы, эш өчен кирәкле материаллар һәм инструментлар белән таныштылар. Реабилитантларга үз куллары белән яңа техникада рәсем ясау тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да эшкә зур кызыксыну һәм тырышлык белән тотындылар.
Балалар белән эшләүдә эбру техникасын куллану сәнгать сәләтен, иҗат, фантазия, сынлы сәнгать белән кызыксынуны үстерергә мөмкинлек бирә. Суда рәсем сәнгате арыганлык һәм киеренкелекне бетерә, борчу дәрәҗәсен, агрессияне киметә һәм уңайсыз эмоциональ-психологик халәтне тынычлык һәм шатлыкка үзгәртергә, хәлне яхшыртырга ярдәм итә.