«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен төркемле дәресләр уздырдылар.
Мәсәлән, Авиатөзелеш районында социаль педагог балалар белән игелекнең нәрсә икәнлеге турында интерактив әңгәмә үткәрде. Берәүләр өчен бу якыннарына әйткән ягымлы сүзләр, икенчеләр өчен кешеләргә риясыз ярдәм итү омтылышы икән. Яшь катнашучылар игелек – күңел үзенчәлеге, күп ботакларга һәм ныклы тамырларга бай матур агач, дигән фикергә килделәр. Балалар үз рәсемнәрендә нәкъ менә шундый игелек агачларын сурәтләделәр.
«Ихлас» клубында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы «Игелек агачы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Балалар Бөтендөнья игелек көненең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, яхшылык һәм игелекле эшләр турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Дәрес ахырында катнашучылар тематик композиция төзеделәр.