Алабугада Көзге игелек атнасы тәмамланды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Игелекле эшләр атнасы ахырында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Минем тормышымның иң яхшы мизгелләре» дигән кичә үткәрде һәм «Спортлы Татарстан» акциясендә катнашты.

Өлкәннәр үзләренең элек кем булып эшләүләре, ни өчен нәкъ менә шушы һөнәр сайлаулары турында хатирәләре белән уртаклаштылар, тормышларының кызыклы һәм истә калырлык мизгелләре турында сөйләделәр. Шулай ук алар бергә «Егерме елдан соң бервакыт» дигән нәфис фильм карадылар.

13 сентябрь көнне «Алтын яшь» иреклеләр отряды активистлары Алабуга психоневрология интернатында булдылар, анда «Спортлы Татарстан» акциясе кысаларында шахмат-шашка турниры узды. Финалда 2:1 исәбе белән интернат-йортта яшәүче А. А. Бекмухамедов җиңде.

Чара «Агыл, җыр» коллективы һәм психоневрология интернаты артистлары әзерләгән концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International