ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Яшел​ Үзән​ шәһәренең​ мәшгульлек​ үзәге​ эш​ эзләүче​ яки​ эшләрен​ алыштырырга​ теләүче​ инвалид​ гражданнарны​ вакансияләр​ ярминкәсенә​ чакыра. Чара 17​ сентябрьдә​ түбәндәге​ адрес​ буенча​ узачак:​ Яшел​ Үзән​ шәһәре, Татарстан​ ур., 1.

Янгын барлыкка килүне кисәтү һәм хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уку тренировкасы уздырдылар. Чараны Биектау районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы – эчке хезмәт лейтенанты Р. Р. Ларин контрольдә тотты.

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре ТР «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы һәм «Ростресурс» инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе ярдәме белән социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча ярыш уздырдылар.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районында инде икенче ел авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында әңгәмә үткәрделәр.

2020 елның 16 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 78 204 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 341 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,85 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 11 653 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 191 кешегә кимрәк.

Казанның Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре яшь татарстанлылар өчен «Яхшылык дөньяны коткарыр» дигән ишегалды чарасы уздырды. Әлеге чара Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте волонтерлары белән берлектә «Полимер» мәдәният йортының балалар мәйданчыгында үткәрелде.

Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Карау мәктәбендә дәресләр уза. Аларны медицина хезмәткәре үткәрә.

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Яңа Савин районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Көзге игелек атнасы» акциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International