Минзәлә яшүсмерләре төркемле тренингта катнаштылар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Стресска​ каршы​ торучанлыкны​ үстерү,​ яшүсмерләрнең​ психик​ сәламәтлеген​ саклау​ һәм​ ныгыту​ буенча​ «Үзеңне​ тыңла​ һәм​ дөньяны​ танырсың»​ программасын​ тормышка​ ашыру​ кысаларында​ Минзәлә​ районы​ халыкка​ социаль​ хезмәт​ күрсәтү​ комплекслы​ үзәге​ психологы​ Светлана Соловьева «Кит,​ ачу»​ дигән​ төркемле​ тренинг​ үткәрде.​ Чарада​ 11-14​ яшьлек​ балалар​ катнашты.​

Тренинг яшүсмерләрнең үз-үзләрен агрессив тотышын коррекцияләүгә, балигъ булмаганнарның үз халәтен анализлау һәм адекват бәяләргә​ сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәрес барышында балалар «үз-үзеңне агрессив тоту» төшенчәсенең мәгънәсе​ белән таныштылар һәм яшүсмернең агрессивлыгы критерийларын билгеләделәр. «Мин ачулы, кайчан...», «Ни өчен мин монда», «Ачу хатлары», «Ситуацияләр» күнегүләре ярдәмендә яшүсмерләр ачу һәм агрессивлыктан, негатив эмоцияләрдән арынырга өйрәнделәр.

Чарада төрле категория гаиләләрдән барлыгы тугыз балигъ булмаган бала катнашты. Яшүсмерләргә тематик белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International