Татарстанлыларга 46 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 16 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 78 204 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 341 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,85 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 662 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 7 810 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,7 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 920 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 62 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International