ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Агымдагы елның гыйнварында «Чиксез талантлар фестивале» III Республика яшьләр проектының сайлап алу этабы старт алды. Фестивальнең максаты – сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә спортта, иҗатта, һөнәри эшчәнлектә үз казанышларын күрсәтү мөмкинлеге бирү.

16 нчы сентябрь көнне Тәтеш муниципаль районында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ведомствоара чыгу оештырылды. Бу юлы 6 нчы социаль участок территориясендә яшәүче гаиләләр тикшерелде.

«Демография» милли проектының «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк өлешен тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халык белән мәгълүмати эш алып барыла.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында уку тренировкасы узды. Профилактик чараның максаты – гадәттән тыш хәл: янгын, террорчылык куркынычы янаганда персоналның гамәлләрен эшкәртү.

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаган балалар белән «Тормыш берәү генә!» дигән кинолекторий уздырды. Аның максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү иде.

Югары Осланда «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәгълүмати акция үткәрде.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Тынычлык һәм игелек агачы» дигән күмәк эш үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә теркәлгән балалар катнашты.

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 16нчы сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык әйләнештән чыгу» клубының чираттагы дәресен үткәрде. «Үз максатларыбызны куябыз» дигән чарада биш гаилә әгъзасы катнашты.


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

17​ нче​ сентябрь​ көнне​ Казанның​ Яңа​ Савин районы​ мәшгульлек​ үзәгендә​ «Бинхарст» ҖЧҖ​ катнашында​ эш​ бирүче​ көне​ уздырылды.​

«Партнер» ҖЧҖ 9​ хезмәткәр​ алдындагы​ гомуми​ 417,328​ мең​ сумлык​ бурычын​ түләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International