«Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә уку тренировкасы узды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Янгын барлыкка килүне кисәтү һәм хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уку тренировкасы уздырдылар. Чараны Биектау районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы – эчке хезмәт лейтенанты Р. Р. Ларин контрольдә тотты.

Тренировкада комплекслы үзәк хезмәткәрләре һәм директоры, район социаль яклау бүлеге начальнигы Г. Р. Минаева, Республика матди ярдәм үзәгенең 17нче бүлек мөдире вазыйфаларын башкаручы Э. К. Гыйльметдинова һәм учреждениегә килүчеләр катнашты.

Учреждениенең хезмәткәрләре һәм килүчеләре бинадан уңышлы эвакуацияләнде. Тренировкага уңай бәя бирделәр.

Шулай ук учреждение хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International