Казанның Яңа Савин районында игелекле эшләр эстафетасы

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Яңа Савин районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Көзге игелек атнасы» акциясендә катнаштылар.

Атна дәвамында психологлар, арт-терапия техникасын, «Минем кәефем», «Минем йөзләрем», «Зирәк» ассоциатив тестларын кулланып, ата-аналар өчен балалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм үз-үзеңне җайга салу күнекмәләренә өйрәтү буенча онлайн-консультацияләр оештырды.

Шулай ук акция кысаларында бүлектә социаль хезмәт күрсәтүдә теркәлгән балигъ булмаганнар хезмәт ветераны Л. В. Куликова янына барып кайттылар, аңа үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр, яхшылык турында шигырьләр укыдылар.

Моннан тыш, балигъ булмаган балалар Республика яшүсмерләр китапханәсе белгече Л. В. Вотякова белән берлектә үткәрелгән «Дөньяны китап аша таныйбыз» дигән интерактив дәрестә катнашты. Дәрес китапларның файдасы турында белемнәрне системалаштыруга, балаларның күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International