«Хыял» приютында «Сак булыгыз, грипп!» чарасы узды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән грипп һәм ОРВИ профилактикасы турында әңгәмә үткәрделәр.

Шәфкать туташы Г. И. Хабибуллина балаларга грипп авыруын китереп чыгаручы факторлар һәм авыруның симптомнары турында сөйләде. Дәрестә үз организмыңны ничек сакларга һәм авыруны ничек кисәтергә кирәклеге турында сөйләштеләр. Балаларга шәхси гигиена, режимны үтәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш иттеләр.

Соңыннан тәрбияләнүчеләр «Сак булыгыз, грипп!» ролигын карадылар һәм «Ничек авырмаска!» дигән стенгазета чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International