Кукмара районында Карау мәктәбендә туклану темасына аерым игътибар бирелә

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Карау мәктәбендә дәресләр уза. Аларны медицина хезмәткәре үткәрә.

Иң күп вакыт туклану темасына бирелә, чөнки туклану темалары зур кызыксыну уята: «Азык әзерләү», «Ашату» һәм «Азык-төлек сатып алу».

Шушы көннәрдә дәвалау туклануы буенча дәрес узды. Лекция барышында ун катнашучы өлкән яшьтә ни өчен ашау-эчү белән проблемалар килеп чыга, өлкән яшьтә алкоголь кулланырга мөмкинме, теге яки бу проблемаларда өлкән яшьтәге кешеләргә нинди ризыклар ашарга ярамый кебек сорауларга җавап алдылар. Алынган белемнәр тыңлаучыларга үз карамагындагылар өчен менюны дөрес итеп төзергә ярдәм итәчәк, бу гражданнарның сәламәтлегенә һәм эмоциональ хәленә уңай йогынты ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә Карау мәктәпләре «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International