«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә шашка буенча ярыш оештырылды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре ТР «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы һәм «Ростресурс» инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе ярдәмендә социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча ярыш уздырдылар.

Чарада инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев, үсеш буенча директор Артур Васильев һәм волонтер Диана Дәүләтшина катнашты.

Ярышларда 44 кеше катнашты. Чара нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчыларны билгеләделәр. Җиңүчеләр медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, ә барлык катнашучылар грамоталар алды.

Соңыннан волонтерлар тернәкләндерү үзәгенә социаль хезмәт алучыларның ялын тагын да кызыклырак һәм файдалы итү өчен уен бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International