«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районында инде икенче ел авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә, 23 марттан алып чаралар туктатылды. Алар 1 сентябрьдән яңартылды.
Айның унбиш көне эчендә тикшеренүгә 65 кеше китерелгән. Барлыгы 2020 елда милли проект чаралары белән Кукмара районында яшәүче 457 өлкән кеше колачланган.