Казанның Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре яшь татарстанлылар өчен «Яхшылык дөньяны коткарыр» дигән ишегалды чарасы уздырды. Әлеге чара Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте волонтерлары белән берлектә «Полимер» мәдәният йортының балалар мәйданчыгында үткәрелде.
Чараның максатлары: актив тормыш позициясен үстерү, балигъ булмаганнарның игътибарын шәһәрнең экологик проблемаларына җәлеп итү, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү.
Әңгәмә барышында балалар экологиянең заманча проблемалары турында фикер алыштылар, белемнәрне тирәнәйтүгә һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән интерактив уеннарда һәм викториналарда катнаштылар.
Чара «Чиста ишегалды» акциясе белән тәмамланды. Балалар волонтерлар белән бергә чүп-чар җыйдылар, балалар мәйданчыгын тәртипкә китерделәр. Шул ук вакытта барлык санитар нормалар һәм саклык чаралары да үтәлде.