Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш эзләүче яки эшләрен алыштырырга теләүче инвалид гражданнарны вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Чара 17 сентябрьдә түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә «Эра» Яшел Үзән предприятиесе» АҖ, «ЭЦМ» АҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, Осиново авылында урнашкан 24 нче номерлы «Васильки» катнаш төрдәге балалар бакчасы, 26 нчы номерлы «Дюймовочка» катнаш төрдәге балалар бакчасы, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре катнашачак.
Чарага килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачаклар.
Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.