Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында 16нчы сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык әйләнештән чыгу» клубының чираттагы дәресен үткәрде. «Үз максатларыбызны куябыз» дигән чарада биш гаилә әгъзасы катнашты.
Дәрес мәгълүмати өлештән башланды. Психолог катнашучыларга максатның нәрсә икәне, ул ничек тормыш белән кызыксынуны уятуы, психик энергия дәрәҗәсен күтәрүе һәм сәламәтлекне дә яхшыртуы турында сөйләде. Партнер белән аралашуда үзләре өчен актуаль максатлар билгеләргә ярдәм итү өчен психолог «Кодрәт», «Мин юллар чатында», «Минем галәм», «Хыялымдагы тормыш», «Бәйләүче җеп» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте. Тренинглар барышында катнашучылар шәхси чикләре кайчан бозылуы һәм партнер белән уңайсыз хезмәттәшлек кайчан башлануны билгеләделәр, үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең чикләрен хөрмәт итәргә һәм алар белән санашырга өйрәнделәр, шулай ук үзләре өчен киләчәктә өйдә үтәлергә тиешле кагыйдәләр җыелмасын уйлап таптылар.
«Кызыклы-файдалы» йомгаклау өлешендә катнашучылар «Хыялымдагы тормыш» күнегүенең бик катлаулы булуын таныдылар, чөнки кайчагында үзеңнең фикерләреңне, хисләреңне якын кешенең теләкләреннән, максатларыннан аеруы гаять авыр була. Якын кешеләр белән аралашу сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күчсен өчен, чара ахырында үзәк психологы һәркемгә «Тыңлый һәм ишетә белү» дигән белешмәлек таратты.