Мамадыш интернат-йортында яшәүче – Чиксез талантлар фестивале җиңүчесе

2020 елның 18 сентябре, җомга

Агымдагы елның гыйнварында «Чиксез талантлар фестивале» III Республика яшьләр проектының сайлап алу этабы старт алды. Фестивальнең максаты – сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә спортта, иҗатта, һөнәри эшчәнлектә үз казанышларын күрсәтү мөмкинлеге бирү.

Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучысы Артур Афанасьев та проектта катнашты һәм «Чикләрсез спорт» номинациясендә җиңүче булды. Артур спорт белән шөгыльләнергә бик ярата, учреждениедә дә, район күләмендә дә бер генә чараны да калдырмый.

Элегрәк бүләкләү Казанда узса, быел оештыручылар катнашучылар янына үзләре килде. Кагыйдәләрне пандемия аркасында үзгәртергә туры килде. Артур истәлекле бүләкләр, җиңүче дипломы һәм кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International